Татарские стихи про детей

Стихи на татарском про осень

***

Салкын җилләр исә,Тәрәзәгә чиртә.Сап-сары яфракларҖиргә очып төшә.

***

Яратам минСары төсне.Бөтен дөньяАлтын төсле.

***

Сары- сары, сап- сарыАгачның яфраклары.Җил исә, ява яфрак-Көзнең матур чаклары.

***

Урман, кырларгаКилде матур көз.Җәй үтте диепҮкенмибез без.

***

Сары яфраклар коелды,Җәйләр үтте, көз җитте.Тезелешеп җыллы якка,Күлдәге кошлар китте.

***

Көз килде, үләннәр Саргайды, шиңде.Сап- сары яфракларҖиргә сибелде.

***

Көз көннәре бик күңелле,Бик күп җимешләр пешә.Кәбестә, шалкан өлгерә,Алмалар коелып төшә.

***

Көз көннәре бик күңелле,Бик күп җимешләр пешә.Помидор, карбыз өлгерә,Алмалар коелып төшә.

***

Үтте-китте матур җәйләр,Көзләр килеп җиттеләр.Ак каенның яфраклары,Саргаешып киптеләр.Сандугачлар, карлыгачларОчып китте еракка.Торналар да ялга китте,Җылы якка, көньякка.

***

Салкын җилләр исә,Тәрәзәгә чиртә.Сап-сары яфракларҖиргә очып төшә.Сары яфрак беләнБезнең бакча тулган.Кояш та елмаймый – Белмим, нәрсә булган.

***

Яфрак саргайды,Үләннәр шиңде.Ашыкмый гынаАлтын көз килде.Сау бул, ямьле җәйХушыгыз, кошлар.Хәерле юлларТелибез дуслар.

***

Кырлар буш кала,Яңгырлар ява.Җирләр дымлана – Бу кайчак була?

***

Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,Озак тормас килер ак тунлы кыш та.Китә башлады инде бездән кошлар,Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

***

Әтием басуга барыпИген ура көн саен.Бик сорагач алып кайтканМиңа да бер комбайн.Нигәдер ул бик кечкенәҮзенеке әнә дәү.Әнием көлә: — Хәзер,- ди –Урырсыз инде икәү.

***

Көзге җил усал,Салкын булса да.Колак-борыннарБераз туңса да.Куркытмый безнеҺичбер суык җил.Һәрвакыт ямьлеБезнең туган ил.

***

Бу бакчада ни үсәме?Бу яшелчә бакчасы.Үсә кыяр, помидорлар,Кәбестәләр – барчасы.

***

Безнең бакчада үсә:Редис, кыяр, кәбестә,Шалкан, бәрәңге, кишерСуган, борыч, чөгендер.

Урамда ак кар яуган,Өй түбәсе агарган.Агач ботаклары бар даЯшел күлмәген салган.Безнең бакчада кошлар даНигәдер сайрамыйлар.Салкын икәнлекне сизепҖим эзләргә очмыйлар.

Башак җыйган чакта кырда,Кечкенә ГөлмиБер симез башак яныннанУзды иелми.Тук башак җирдә тик кенәКалмады ятып.Мыекларын селкеткәләп,Әйтте шул вакыт:-Ник мине, әйбәт башакны,Алмый китәсең?Икмәк кадерен белмәгәнБала икәнсең.Мин бик тә кыйммәтле бөртекСаф алтын кебек.Чәчеп үстерделәр минеКүпме көч түгеп.

Көзге табын-бай табын,Кыяр,карбыз һәм кавын.Телем-телем теленгән,Өем-өем өелгән.Алмалары ал төсле,Балкып туган таң төсле.Капсаң эри авызда,Һәр кисәге бал төсле.

Сары яфраклар коелды,Җәйләр үтте, көз җитте.Тезелешеп җылы яккаКүлдәге кошлар китте.Усак, каен, бөдрә талларЯфракларын койдылар.Чыршы белән карагайларЯшел көе калдылар.Җәен дә бер, көзен дә берЧыршы белән карагай.Энәләре һич коелмыйКыш булуга карамый.Соры куян да агараҖиткәч суык көз көне.Ап-ак була соры туныМамыктай була йоны.

Сценарий праздника осени на татарском языке в детском саду

Музыка астында балалар залга керәләр. Зал көзге яфраклар белән бизәлгән.

А.б.

Айгизә

Исәнме, көз, исәнме көз!

Көттек без килүеңне.

Алтын көз, синнән сорыйбыз

Бүләкләр бирүеңне.

Айзат

Көз килде.

Уңыш булды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә!

Камилә

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Нәзилә

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый.

Белмим, нәрсә булган?

Динә

Җирдә сары яфрак-

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак- көз-чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Ямгинә

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

Самир

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

Артур

Кошлар оча төркемләп,

Яңгыр ява иркенләп,

Кояш чыгып алгалый,

Моңсу караш салгалый.

Ранис

Иртәләрен туң төшә,

Күңелләргә моң төшә,

Көн яктысы тарала,

Яңгыр катыш кар ява.

Алишер

Осень наступила,

Высохли цветы.

И глядят уныло

Голые кусты.

Никита

Вянет и желтеет

Травка на лугах.

Только зеленеет

Озимь на полях

Альмир

Падают, падают листья,-

В нашем саду листопад.

Красные, желтые листья

По ветру вьются, летят.

Птицы на юг улетают:

Гуси, грачи, журавли.

Вот и последняя стая

Крыльями машет вдали.

Азалия

Нурислам

А.б. Сөмбелә, кара әле, безгә кунакка бәләкәй куяннар да килгән. Нәниләр башкаруында “Куяннар биюе” карагыз.

Көз. Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк.

(Көз яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне идәнгә чәчә.)

Яшелчәләрдән аш пешерәбез, салат ясыйбыз, ә җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатма, компот кайнатабыз. Шуның өчен аларны аерып шушы савытларга салырга кирәк.

Уен “Яшелчә һәм җиләк- җимешләрне аер”

А.б. Җәй һәм көз көне авыл җирендә эш аеруча күп була. Безнең балалар да өлкәннәргә ярдәм итә. Ләкин арада эшләргә яратмаучылар да очрый. Хәзер “Антошка” дигән шаян җыр тыңлап китәбез.

Көз. Мин кырларда игеннәрне, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләрне өлгертәм. Урманнарда күп итеп чикләвек, гөмбәләр үстерәм. Балалар, чикләвекләр, я гөмбәләр турында берәр җыр җырлап күрсәтегез әле.

Җыр “Грибочки”

А.б. Хәзер егетләребез татар биюен башкаралар.

Самир, Нурислам, Айзат, Альмир башкаруында татар егетләре биюе.

А.б. Безнең кызларыбыз да малайлардан калышмый. Кызлар башкаруында зонтиклар белән бию карагыз.

Көз

Ай, рәхмәт, балалар! Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уеннар уйнадык. Ә хәзер кунакларыбызга көзге әкият күрсәтәбез.

ШУК БӘРӘҢГЕ

Катнашалар

Көз – Марина

Әби – Зинфира

Бабай – Мөнирә

Кыз – Светлана

Кияү – Лена

Әни куян – Ямгинә, бала куяннар – Ранис, Нәзилә

Төлке – Азалия

Бүре — Нурислам

Аю – Самир

Тиеннәр – Камилә, Айгизә, Динә

Тычканнар – Айзат, Альмир

Карга – Алишер

Керпеләр – Артур, Никита

Балалар – Ямгинә, Самир, Айгизә

Эт – Нурислам

Мәче – Азалия

Әтәч – Айзат

Авыл күренеше

Урман читендә өй, койма, агачлар, өстәл, самовар

Матур кояшлы көз көне – тын гына авыл көе уйный, таң ата, әтәч кычкыра, сыер мөгери, эт өрә. Өйдән бабай чыга, тирә-якка карана

-Җыр “Әтәч”

Бабай. Маша-Алла, бигрәк матур көн бүген. Аяз, җылы. Бәрәңге алырга бигрәк әйбәт көн. Әбисе, балалар, чыгыгыз, әйдәгез бәрәңге алабыз.

Өйдән әби килеп чыга

Әби. Хәзер, хәзер, сыерымны савып, көтүгә чыгарып җибәрим инде. Оныклар да йоклый әле.

Бабай (ачуланып) Сезнең шул булыр инде. Һич ашыгуны белмисез.

Әби сыер сава. Сыер тик тормый, тибенә. Чиләк авып китә.

Әби. (орышкан була) Әй, Зорька, тик кенә тор, тынычлан.

Савып бетереп сыерны көтүгә чыгарып җибәрә.

Әби. Балалар, торыгыз, юыныгыз. Коймак пешердем. Тәмләп чәй эчеп алыгыз да бабагыз белән бакчага бәрәңге чуплэргэ чыгыгыз.

Бэрэнге турында шигырьлэр сойлэнэ.

Уен. “ Кем кубрэк бэрэнге жыя”

Ата-аналар белэн чэй эчу.

Туган көнең белән!

Туган көнең синең котлы булсын,Туар таңың булсын бәхетле.Язмыш дигәннәре һичкайчан даКүпсенмәсен иде бәхетне.

Шатлыкларда үтсен һәрбер көнең,Бәхетле бул гомер-гомергә.Куанычлар сиңа насыйп булсын,Рәхмәтле бул һәр килгән көнгә.

(перевод с татарского)С днем рождения тебя поздравляю!Каждый день свой в счастье ты одень,Пусть судьба твоя не пожалеетМного счастья тебе в этот день.

Жизнь твою пусть радость наполняет,Счастья ― чтоб на долгие года.Эта радость будет пусть без края,И будь благодарной ты всегда.

Туган кө нең синең котлы булсын,Якты булсын барыр юлларың.Һ ә рбер кө нең торсын куанычтан,Гел яхшыга илтсен уйларың.

Иң нә рең не кочсын фә рештә лә р,Бә хет керсен шакып ишегең.Яшә һ ә рчак шатлык-куанычтаЯзмыш белә н бергә килешеп.

Кү к йө зең дә һ ә рчак кояш булсын,Болытларны җ иллә р таратсын.Тө нге кү кне яктылыкка кү меп,Сиң а бары тынычлыклар телә п,Бә хет юрап, аең калыксын.

(перевод с татарского в стихах)С днем рождения тебя поздравляю!Пусть яркими будут все твои пути.Мысли станут для лучшего началом,Пусть из радости состоят все дни.

Сияй всегда в счастье и в радости,Пусть Ангелы обнимут за плечи.Живи, договорившись с судьбою,Пусть счастье в твои стучится двери.

На небе всегда пусть солнце сияет,Гоняя на небе все облака.Пусть радости и счастья желаетВ ночном небе полная луна.

Туган көнең белән сине,Безнең кадерле кешебез,Яратып сөйлим сүзне,Озак булсын гомерегез.

Бәхетле, матур яшә,Таза бул, кабаланма,Тормышлар гөрләп үтә,Беркайчан да елама.

(перевод)С днем рождения тебя,Дорогой наш человек,Говорю тебе любя,Ты живи на свете век.

Живи счастливо, красиво,Не болей, не суетись,Пусть проходит жизнь ретиво,Благ тебе всех, улыбнись.

Туган көнең бүген җитте,Бәйрәм бик зур сиңа килде,Яхшы кәеф бүләк итсен,Бар гомердә әйбәт булсын.

Күзләр һәрчак балкып торсын,Йөзкәеңдә ирен көлсен,Күңелеңдә кошлар очсын,Тормышыңда уңыш көтсен.

Син искиткеч матур кеше,Бәхет, сәламәтлек сиңа,Бар хыяллар синең ашсын,Нәрсә телисең үзеңә.

(перевод на русский в стихах)Наступил твой день рождения,Праздник твой к тебе пришёл,Пусть подарит настроение,Пусть все будет хорошо.

Пусть глаза всегда сияют,На лице — улыбка, смех,Птички на душе порхают,В жизни ждёт тебя успех.

Ты прекрасный человечек,Счастья, здравия тебеИ везенья, благ всех вечных,Все, что хочешь ты себе.

Туган көн белән котлыйм,Күп сүз әйтергә кирәк,Яхшы кәеф белән телимБулырга тагын да бәхетлерәк.

Исән-сау булыгыз, бәхетле,Шатлык белән яшәгез,Яшь булыгыз һәм күңелле,Моңсу бердә булмагыз.

Һәр көн куанычлар китерсен,Оптимизм һәм уңышлар,Уңай үзгәрешләр күбрәк кертсен,Яхшылыклар да булырлар.

(перевод с татарского)Поздравляю с днем рождения,Нужно много слов сказать,И с хорошим настроениемХочу благ всех пожелать.

Будьте в здравии, счастливы,С жизнерадостью на «ты»,Сердцем и душой игривы,Веселы и молоды.

Пусть вам каждый день приноситРадость, оптимизм, удачу,Позитива больше вноситИ добро дает в придачу.

Бүген синең туган көнең,Сине чын күңелдән котлыйбыз,Һәм барыбыз бәхет, сәламәтлек,Уңышлар һәм зур мәхәббәт телибез.

Шатлык һәм уңайлылык булсын,Синең өеңдә мәңгегә калсын.Шунда ук аңлау урнашсын,Якыннарыбызга игътибар да булсын.

Барлык башлангычларда уңышлар телибез,Барлык теләкләрнең үтәлешен сорыйбыз,Бәхет тормышыңа елмайсын,Һәрвакыт шәп кәеф булсын.

(перевод в стихах)Сегодня день рождения у тебя,Хотим поздравить искренне, любя,И пожелаем счастья для души,Здоровья, благ всех и большой любви.

Пусть радость и комфорт, уют,В дом твой навеки забредут.Поселится там и понимание,Пусть к близким будет и внимание. Успехов во всех начинанияхИ исполнения всех желаний,Удачи, фарта и везения,Всегда крутого настроения

Успехов во всех начинанияхИ исполнения всех желаний,Удачи, фарта и везения,Всегда крутого настроения.

Көз — Стихи на татарском языке

Көз икәнен белмиләр

Салкын таңны яфрак каплый,Җирдә ята сары шәл.Һавага сагышын чәчкәнАлтын көзнең зары жәл.

Шәлне күтәргәли җилләр,Шукъ яңгырлар ашыга,Кояш киткәнен көтә дәКилеп чыга каршыга.

Маңгай терәп тәрәзәгәШаян көзне күзәтәм.Аңымда буталып беткәнХисләремне төзәтәм.

Казлар оча, китмәс кебек,Тик борылмый кирегә.Адашмыйча, юллар табыпКайтыр микән бирегә?

Чынлап шаяра яңгырлар,Вальс көенә бииләр.…Тышта түгел, күңелемдәКөз икәнен белмиләр.

Венер Фәттах

*****

Менә тагын көзгә килеп кердек,Күңелләргә сагыш үрелә.Җәен янган учаклар да сүнә,Әкрен генә сүнеп сүрелә.

Нигә көзен күңел моңлана да,Җаннарыма нигә шом сала.Нигә җәен дәртләнгән йөрәгем,Көзен килеп һушымны ала.

Фирдат Валеев

*****

Көзге көн

Җәйнең җылы көненәИркәләнә Җир-Ана.Соңгы җылысын биреп,Китеп бара жэй, аңа.

Ак каеннар саргаеп,Чуклы миләш кызарып,Кугәннәр дә күгәреп,Утыралар үзгәреп.

Көзге кулмәген киеп,Алтын төскә күмелепКилде көзнең көннәре,Әбиләрнең чуагы.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Ак кар күмәр эзләрне

Кабат килде — шыксыз кара көз.Томан сарган юеш иртәне.Кагылып үтә, нәзек билле, җилеҮбеп ала алсу битләрне.Соңгы яфрак «Өзелергәме!?..», — дипАвыр уйга калган, күр әле.Көзге карлар тиздән эреп бетә,Күңел көтә ак кыш килгәнне.Көзге, юеш, яфраклы, тар сукмак.Ак кар каплар шушы эзләрне.Күңелләргә сары сагыш салаТик, барыбыз, сөям көзләрне.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Теләкләрне телик ашыгып

Коеп-коеп көзге яңгыр ява,Теләк телик, дуслар, ашыгып.Әйтәләр бит, шул чактагы теләкКабул була, йөрмик онытылып.Һәр тамчысы саен нигъмәт аның,Көзге яңгыр — ул язгы шатлык.Табигатькә көч-куәт бирәчәк,Яусын иде елга тутырып.Пыяладан яңгыр буй-буй төшә,Күзәтәмен ихлас сокланып.Рәсем итеп ясый алмас мизгел,Рәссам өчен, төннәр уздырып.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Көзге яңгыр

Көзге яңгырлар ява,Сәйлән тамчылар тамаКөн дә, төн дә сибәлиТуктарга да уйламый

Туендырып кырларны,Сөргән кара җирләрнеУрманда тирәкләрнеЮып йөргән юлларны

Ява да, яңгыр ява,Биткә иркәләп тама,Азрак юешләп ала,Салкын тамчысы кала.

Тик салкыны сизелми,Өшеттерми, туңдырмый.Иркәли дә иркәли,Көзге яңгыр сибәли.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

Стихи про зиму на татарском языке | KidsClever

На данной странице собраны познавательные стихи про зиму на татарском, которые познакомят малышей и школьников с удивительными стихами на татарском языке.

Стихи про зиму на татарском языке

ГӨЛ ЯНЫНДА

Чыккан иде Вил

Күңел ачарга,

Ал чәчәкле гөл

Күрде бакчада.

Әй, чәчәкләре

Матур бу гөлнең!..

Кулы берсенә

Сузылды Вилнең.

Яратканын ул

Алды да өзеп,

Тагын үрелде:

Булмый бит түзеп.

Кемнең кулы барды икән?!

Ләкин әйтте гөл:

«Кадерлем, җитәр,

Алай күп өзсәң,

Бар ямем бетәр.

Иртәгә бире

Чыксаң тагын да,

Бер матур чәчәк

Бирермен шунда».

Гөлнең сүзенә

Вил карышмады,

Һәм шуңа гөл дә

Яратты аны.

***

Буран

Урамда — буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз spielautomaten ерам.

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

Җиңдем, ди, бугай,

Дуланып шулай.

Әй, бичаракай,

Кыланма болай.

***

Кар яуды

Менә нинди кар яуды:

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

Бөтен дөнья чаж да чож,

Тауда — kasyna online тау шуучылар.

Тау асты да чуп-чуар,

Тау өсте дә чуп-чуар.

Тау башыннан төшкәндә

Мәтәлеп тә китәләр.

Ничек итсә-итәләр,

Барыбер төшеп җитәләр.

Гел шома гына булмый шул,

Кайчакта егылалар.

Егылсалар егылалар,

Алар бит чыныгалар.

***

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

Короткие поздравления с днем рождения ребенка на татарском

. бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете-тәүфыйгы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын. Аңа (исеме белән)бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп кенә үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез!

Беренче юбилеең ак бәхетләр китерсен, . ! . кем ул дисезме? Аның әнисе — . , әтисе — . . . – гаиләдәге иң олы бала. Сеңлесенә . зур һәм акыллы апа, әти-әнисенә тыңлаучан, булышучан бала. Мәктәптә “4” һәм “5” ле билгеләренә генә укучы ул. Гел бәхетле, сау-сәламәт, көләч йөзле бул, . !

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Туган көнең белән синеЧын күңелдән котлыйбыз.Тынычлык, җылылык, бәхетҺәм игелек телибез.

Якыннарга, сиңа сәламәтлек,Кайгы-хәсрәт булмасын тормышта,Йортыгызда булсын көлү, шатлык,Авырулар булмасын беркайчан.

Яхшы син, дусыбыз,Син мәңге шул ук кал,Без гел булышырбыз,Бездән гел бар ярдәм.

(перевод в стихах)С днем рождения тебяПоздравляем мы, любя.И хотим тебе добра,Счастья, мира и тепла.

Близким и тебе ― здоровья,Чтоб не знали бед и горя,Были веселы всегда,Не болели никогда.

Ты хороший человек,Оставайся им вовек,Мы всегда во всем поможем,Подсобим тебе, чем сможем.

Туган көнең күңелле булсын!Шатлыклы, куанычлы һәм бәхетле!Кәеф гел күтәренке булсын!Гомерең шатлык-куанычлар, могҗизалар белән тулсын!

Сәламәтлегең беркайчан да начарланмасын!Нервларың исән булсын!Кояш һәрвакыт тәрәзәгә балкысын!Күңелеңдә һәрвакыт җылы булсын!

(перевод с татарского языка на русский)День рождения пусть будет весёлым!Озорным, смешным и задорным!Пусть настроение будет выше небес!Пусть будет жизнь полна радости и чудес!

Пусть здоровье всегда будет крепким!Пусть целыми будут нервные клетки!Пусть солнце всегда светит в окно!Пусть на душе всегда будет тепло!

Рейтинг
( Пока оценок нет )
Editor
Editor/ автор статьи

Давно интересуюсь темой. Мне нравится писать о том, в чём разбираюсь.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Поддержка для детей
Комментарии: 1
  1. Аватар
    .дамиру..сбор.

    .сбор.денги.нет…нет……гареп. :idea: :cool: :twisted:

Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: