Стих на татарском языке с переводом на русский про маму

Татарстан икмәге

Роберт Миңнуллин 

Басулар алтын игенле,

Басулар искитмәле!

Ил табынын бизи бү ен

Татарстан икмәге.

Ил табынын бизи бүген,

Бизи бүген ил табынын

Татарстан икмәге.

Тик игенче игеннәрен

Җиңел генә икмәде.

Шуңа күрә кадерле ул

Татарстан икмәге.

Шуңа күрә кадерле ул,

Кадерле ул шуңа күрә

Татарстан икмәге.

Икмәк өчен көрәш бара,

Көрәш әле бетмәде.

Туган илгә куәт өсти

Татарстан икмәге.

Туган илгә куәт өсти,

Куәт өсти туган илгә

Татарстан икмәге.

Игенченең бер көне дә

Бер дә юкка үтмәде.

Ул бит безнең иң көчле җыр —

Татарстан икмәге.

Ул бит безнең иң көчле җыр,

Иң көчле җыр бит ул безнең

Татарстан икмәге!

Путешествие

Мы хотели заказать через ваше агентство номер в отеле. Сезнен агентлыгыгыз аша без отельдэ (кунакханэдэ) номер сорарга телибез.
Где получить въездную (выездную) визу? Кайда килер очен (китэр очен) виза алып була?
Можно ли продлить визу? Визаны озайтып буламы?
Как называется это гора? Бу тау ничек атала?
Какова высота горы? Таунын биеклеге купме?
Ведете ли вы дневник путешествия? Сез сэяхэт кондэлеген алып барасызмы?
По какой дороге мы поедем? Без кайсы юлдан барачакбыз?
Мы были в дороге три (четыре) дня. Без юлда оч (дурт) кон булдык.
Вы любите плавать? Сез йозэргэ яратасызмы?
Вам нравится купаться по утрам? Сезгэ иртэнге коену ошыймы?
Какова численность населения этого города? Бу шэһэрдэ купме халык яши?
Как называется этот остров? Бу утрау ничек атала?
Кому нужно предъявить паспорт? Паспортны кемгэ курсэтергэ?
Вот мой паспорт. Менэ минем паспортым.
Как погода? Һава торышы ничек?
Какая сейчас температура? Хэзер температура купме?
Какая погода будет завтра? Иртэгэ һава торышы нинди булыр?
Где можно посмотреть расписание движения поездов (самолетов, пароходов)? Поездлар (самолетлар, пароходлар) йору тэртибен каян белешеп була?
По этой реке пароход ходят? Бу елгада пароходлар йорилэрме?
Есть ли на этой реке электростанция? Бу елгада гидроэлектростанциялэр бармы?
Когда вы возвращаетесь домой? Сез оегезгэ кайчан кайтасыз?
Откуда вы родом? Сез кайдан?
Здесь собрались туристы из разных стран? Монда торле иллэрдэн килгэн туристлар жыелган.
Где автобус для туристов? Турисларга автобус кайда?
Какова программа экскурсии? Экскурсия программасы нинди?
Нам нужен гид. Безгэ гид кирэк.

Ветеран

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.

Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!

Нур Ахунов

*****

Кайтыгыз солдатлар

Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.

Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.

Венер Фәттах

*****

Тынгы бармы

Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.

Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…

Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!

Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…

Минко Лалев, болгар шагыйре

Нури Арсланов тәрҗемәләре

*****

В городе

Я (мы) первый раз в этом городе. Мин (без) бу шэһэрдэ беренче тапкыр.
Как вам понравился город? Сезгэ шэһэр ошадымы?
Какой герб вашего города? Шэһэрегезнен гербы нинди?
Что означает этот герб? Герб нэрсэне анлата?
Где находится дом № 5. 5 нче йорт кайда урнашкан?
Что это за здание? Бу нинди бина?
Что помещается в этом здании? Бу бинада нэрсэ урнашкан?
Когда построено это здание? Бу бина кайчан салынган?
Когда был построен этот мост? Бу купер кайчан салынган?
Кому поставлен этот памятник? Бу һэйкэл кемгэ куелган?
Отсюда прекрасный вид? Моннан матур куренеш?
Как пройти в ближайший парк? Ин якын парка ничек барып була?
Пойдемте по этой аллее. Бу аллея буйлап барыйк.
Как называется центральная площадь города? Шэһэрнен узэк мэйданы ничек атала?
Проводите нас до площади, пожалуйста. Сез безне мэйданга кадэр озата алмассызмы?
Я иностранеци не знаю города. Мин чит ил кешесе һэм шэһэрне белмим.
Где находится турецкое посольство? Торек посольствосы кайда урнашкан?
Как проехать на мясной (рыбный, цветочный, фруктовый, овощной, воскресный) рынок? Ит (балык, чэчэк, жилэк-жимеш, яшелчэ, ял коне) базары ничек барып була?
Как называется эта улица? Мы урамнын исеме ничек?
Где главная улица? Баш урам кайда?
Как найти улицу Декабристов? Декабристлар урамын ничек табып була?
Когда построена эта мечеть (церковь)? Бу мэчет (чиркэу) кайчан салынган?
Куда ведет это шоссе? Бу шоссе кайда алып бара?

Транспорт

Где я могу сесть на автобус (троллейбус, трамвай)? Кайда мин автобуска (троллейбуска, трамвайга) утыра алам?
Сколько стоит проезд? Юл хакы купме?
Это место свободно? Бу урын бушмы?
Давайте сойдем на этой остановке! эйдэ бу тукталыштиа тошик!
Когда мы должны быть в аэропорту? Без кайчан аэропорта булырга тиешбез?
Где камера хранения? Саклау камералары кайда?
Возьмите мой багаж, пожалуйста! Багажымны алыгызчы.
Сколько стоит билет до …? Билет …кадэр купме тора?
Сколько стоит детский билет? Балалар билеты купме тора?
Есть ли свободное место в спальном вагоне? Йокы вагонында буш урын бармы?
Где первого класса? Беренче класс вагоны кайда?
Где ваше (наше) купе? Сезнен (безнен) купе кайда?
Как пройти в вагон-ресторан? Вагон-ресторанга ничек узарга?
Можно ли курить в этом купе? В этом купе тэмэке тартырга ярыймы?
Как проехать на вокзал? Вокзалга ничек барырга?
Как пройти к билетной кассе? Билетлар кассасына ничек утэргэ?
Где вход в метро? Метрога керу кайда?
Когда приходит (отправляется) поезд? Поезд кайчан килэ (китэ)?
Сколько времени идет скорый поезд? Экспресс-поезд ничэ сэгать бара?
Где наш самолет? Безнен самолет кайда?
Скажите, сегодня летная погода? эйтегезче, буген очулар булачакмы?
Где стоянка такси? Такси тукталышы кайда?
Вызовите такси! Такси чакыртыгыз!
Остановитесь, пожалуйста, здесь. Монда туктатыгызчы.

Почта, телефон

Правильно ли я записал ваш адрес? Адресыгызны дорес яздыммы?
Дайте ваш адрес. Адресыгызны бирегезче (эйтегезче).
Где принимают бандероль? Бандерольне монда кабул итэлэрме?
Будьте добры, дайте конверт с маркой. Маркалы конверт бирегезче.
Покажите мне открытки с видами города. Шэһэр куренешлэре белэн открыткалар бирмэссезме?
Мне нужно отправить письмо. Минем хат жибэрэсем бар.
Мы будем вам писать. Без сезгэ язачакбыз.
Жду (ждем) ваших писем. Сезнен хаталарыгызны котэм (котэбез).
Где ближайший телефон-автомат? Ин якын телефн-автомат кайда?
Алло, кто говорит? Алло, кем сойли?
Позовите к телефону (фамилия). Телефонга (фамилия+не) чакырыгыз.
Я вас плохо слышу. Мин сезне начар ишетэм.
Одну минуту! Подождите у телефона! Бер минут, телефон янында котеп торыгыз.

Встреча, приветствие, знакомство – тут вы найдете подходящие слова для того что бы познакомиться с человеком, поздороваться или договориться о встрече, и все это на татарском языке.

Язык – слова, которые помогут вам лучше разобрать, что говорит собеседник.

Счет – перевод и правильное звучание счета на татарском языке, от 1 до миллиарда.

Свойства – слова и словосочетания, которые помогут вам охарактеризовать человека по его внешним и психологическим особенностям.

Цвета – произношение и перевод цветов и оттенков.

Черты характера – с помощью слов, которые здесь представлены вы сможете описать черты характера любого человека или свои.

Время – перевод слов, которые напрямую связанны со временем.

Произношение – фразы и слова, которые помогут вам узнать у местных жителей, правильное ли у вас произношение татарского, так же вы сможете попросить написать то или иное слово на бумажке или объяснить, как правильно произносить интересующие вас слова.

Знакомство – перечень фраз, благодаря которым вы сможете начать знакомство.

Обращение – слова, которые помогут начать беседу или позвать кого-то.

Поздравление – все, что нужно для поздравления на татарском языке.

Приглашение — слова, которые помогут вам пригласить человека в гости.

Прощание – список прощальных слов и фраз.

Благодарность, просьба – если вам нужно отблагодарить человека или о чем-то попросить, в этом разделе вы найдете подходящие слова.

Извинение, согласие, отказ – слова, которые помогут вам в разной форме согласиться в чем-то с собеседником, отказать ему или попросить за что-то извинение.

Гостиница – если вы прибыли в Татарстан надолго, вам наверняка придется снять номер в гостинице, с этой задачей и на протяжении всего проживания, вам поможет справиться этот раздел.

Парикмахерская – слова, с помощью которых вы сможете объяснить, какую вы предпочитаете стрижку.

Сон – словосочетания, которые иногда приходиться употреблять перед сном.

Город – список фраз, которые помогут вам найти в городе все что нужно, узнав у прохожих куда идти или, где находиться то или иное здание.

Путешествие – Если вы путешествуете по Татарстану, этот список слов точно вам не раз пригодиться. С помощью них вы узнаете куда лучше сходить, какая история у того или иного здание или памятника, и так далее.

Транспорт – слова связанные с арендой транспорта, поездками на автобусах, поездах и другом виде транспорта.

Ресторан – проголодавшись, вы, захотите плотно покушать, но, не зная татарского языка, вы не сможете даже позвать официанта и заказать блюдо. Для таких случаев создана эта тема.

Почта, телефон – вам нужно пополнить карточку телефона, отправить посылку, или просто узнать, что-то в почтовом отделении? Тогда открывайте этот раздел, и вы точно найдете подходящие слова.

Сабантуйда җиңелгән малай

Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән –
Ахры, мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан килгән.

Карыйлар җиде яшьлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан,
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тыраш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар –
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш-көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга.

…Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарьлеген бүген
Егетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

Шәүкәт Галиев

*****

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Лилия Гиматдинова

*****

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дипӘни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син – тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Люция Аблеева

*****

Татар иле

Рифат Сәлах  

Син — шатлык та безнең, 

Син — әрнү дә, 

Сиңа булды бүген бер гасыр. 

Татарларның бәхете дә булдың, 

Сагышы да булдың, и ТАССР.  

Күпме татар синнән читтә калды, 

Чит итмәдең ләкин берсен дә. 

Колач җитмәс иркен Татар иле, 

Бу гүзәллек балкый бер синдә!  

Башка җирдә телләр 

Киселгәндә, 

Ана теле сиңа сыенды. 

Кочагыңа алып бар татарны 

Өләшерсең әле җылыңны.  

Ничә буын синдә туып-үскән… 

Чал тарихка йөз ел аз әле. 

Үткәннәрең белән киләчәкне 

Нурга күмеп кенә яз әле.  

Син үсәрсең, син ныгырсың әле, 

Гасырларның ватып чикләрен. 

Алтын Урда, Казан, Болгар илем — 

Алары да синең үткәнең!  

 Син — дөньяның иң мәһабәт җире,

 Син — алышта батыр арыслан!

Алда бөек меңьеллыклар көтсен, 

Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!

В ресторане, кафе

Зайдемте в бар. Барга керик.
Дайте, пожалуйста, два коктейля. Ике коктейль бирегезче.
Я бы выпил кружку темного (светлого) пива. Мин бер кружка кара (якты) сыра эчэр идем.
Я хочу пить (есть). Минем эчэсем (ашыйсым) килэ.
Дайте, пожалуйста, холодной воды. Мина салкын су бирегезче.
Что вы хотите на сладкое? Сез татлы ризыклардан ни телисез?
Вы не хотите позавтракать с нами? Сез безнен белэн иртэнге аш ашарга телэмисезме?
Я не пью крепких напитков. Мин каты эчемлеклэр эчмим.
Когда будет обед? Кондезге аш кайчан була?
Благодарю, я уже пообедал. Рэхмэт, мин ашадым инде.
Что сегодня на обед? Кондезге ашка буген нэрсэ?
Приятного аппетита! Ашларыгыз тэмле булсын!
Я хочу взять овощной салат (с колбасой, холодным мясом). Минем (казылык, салкын ит белэн) яшелчэ салаты аласым килэ.
Передайте, пожалуйста, мне перец (горчицу, соль, уксус, хрен). Бирегезче мина борыч (горчица, тоз, серкэ, корэн).

Без — татарлар

Рамил Чурагулов 

Безнең татар — җырлы-моңлы халык,

Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.

Җәлилләрең дарга барганда да,

Онытмаган соңгы дога итеп

Иң-иң моңлы җырын җырларга.

Без, татарлар — җырлы-моңлы халык,

Эшчән халык, диндар-иманлы.

Без Тукайлы халык, без Сәйдәшле,

Фәридәле халык, Илһамлы.

Без Дәрдмәндле халык, Кол Галиле,

Без Хәйдәрле халык, Зөһрәле.

Батыршалы халык, Канзафарлы,

Минтимерле халык, Җәлилле!

Кайда юк соң безнең татар моңы,

Татарлар юк-кайсы тарафта?!

Татар яши ерак Америка,

Австралия, Алман, Фин илендә,

Япония, ерак Кытайда…

Без бит — татар, моңлы карурманлы,

Әллүкиле, бөек халык без.

Зур табында, дәртле сабантуйда,

Көрәшләрдә, сугыш-алышларда

Без бит җыр-моң белән көчлебез!

Алтын Урда, Болгар илләренең

Ташларында җырлар язылган.

Манарадан яңгырый моңлы азан,

Җырлап-гөрләп яши нурлы Казан,

Моңнар бишеге — Татарстан!

Обращения

Здравствуйте! Исэнмесез!
Добро пожаловать, дорогие гости! Рэхим итегез (хуш килдегез), кадерле кунаклар!
К нам приехали гости Безгэ кунаклар килде
Доброе утро! Хэерле иртэ!
Добрый день! Хэерле кон!
Добрый вечер! Хэерле кич!
Познакомьтесь Таныш булыгыз (танышыгыз)
Моя фамилия Хайруллин Фамилиям Хэйруллин
Разрешите представить вам моего товарища (спутника) Сезне иптэшем (юлдашым) белэн таныштырырга рохсэт итегез
Рады с вами познакомиться! Сезнен белэн танышуыбызга шатбыз!
Познакомьтесь, это моя семья: Таныш булыгыз, бу минем гаилэм:
Моя жена, мой муж Хатыным, ирем
Наши дети Балаларыбыз
Наша бабушка, наш дедушка Эбиебез, бабабыз
Наша свекровь, наш свекор Каенанабыз, каенатабыз
Как ваши дела? Эшлэрегез ничек?
Спасибо, хорошо Рэхмэт, эйбэт
Где здесь можно устроиться? Монда кайда урнашырга була?
Где вы остановились? Сез кайда тукталдыгыз?
Мы остановились в гостинице «Казань» Без „Казан» гостиницасында тукталдык
Надолго ли вы приехали? Сез озакка килдегезме?
Зачем приехали? Ни очен килдегез?
Я приехал в командировку Командировкага килдем
Как ваше здоровье? Сэламэтлегегез ничек?
Как поживает ваша семья? Гаилэгез ни хэлдэ?
Вы не очень устали с дороги? Юлда бик арымадыгызмы?

Языковой барьер

Я не говорю по-татарски. Мин татарча сойлэшмим.
Вы говорите по-татарски? Сез татарча сойлэшэсезме?
Говорите, пожалуйста, помедленнее. Зинхар, экренрэк эйтегез.
Что он (она) сказала? Ул нэрсэ эйтте?
Переводчик. Тэржемэче.
Нам нужен переводчик. Безгэ тэржемэче кирэк.
Понимать. Анларга.
Вы меня понимаете? Сез мине анлыйсызмы?
Я вас понял. Мин сезне анладым.
Повторите, пожалуйста, еще раз. Кабатлагыз, зинхар, тагын Бер тапкыр.
Я изучаю татарский язык Мин татар телен ойрэнэм
Я хочу научиться говорить (читать, писать) по-татарски Минем татарча сойлэшергэ (укырга, язарга) ойрэнэсем килэ
Вы понимаете по-татарски? Сез татарча анлыйсызмы?
Я немного понимаю по-татарски Мин татарча бераз анлыйм
Я немного понимаю, но говорить не могу Мин бераз анлыйм, лэкин сойлэшэ алмыйм
Вы говорите слишком быстро Сез артык тиз сойлисез
Вы очень торопитесь Сез бик ашыгасыз
Повторите, пожалуйста, еще раз Тагын бер тапкыр кабатлагыз эле
Пожалуйста, говорите помедленнее! Зинһар, акрынрак сойлэгез!
Что вы сказали? Сез ни дидегез?
О чем он(а) говорит? Ул нэрсэ турында сойли?
Что он(а) сказал(а)? Ул ни диде?
Скажите, пожалуйста Эйтегезче (эйтегез эле)
Как это называется по-татарски? Татарча бу ничек дип атала?
Хорошо (правильно) ли я говорю? Мин эйбэт (дорес) сойлимме?
Вы говорите хорошо (правильно) Сез эйбэт (дорес) сойлисез
Я не знаю такого слова Мин андый сузне белмим
Вы меня поняли? Сез мине анладыгызмы?
Вы меня хорошо слышите? Сез мине яхшы ишетэсезме?
Повторите, пожалуйста, еще раз Тагын бер тапкыр кабатлагызчы (кабатлагыз эле)
Как произносить это слово? Бу сузне ничек эйтергэ?
Вы произносите это слово правильно Сез бу сузне дорес эйтэсез
Напишите, пожалуйста, это слово по-татарски Бу сузне татарча языгыз эле
Напишите вот на этом листе Менэ бу биткэ языгыз
Как это будет по-татарски? Татарча бу ничек була?
Говорите, пожалуйста, со мной по-татарски Минем белэн татарча сойлэшегез эле
У вас есть русско-татарский словарь? Русча-татарча сузлегегез бармы?
Я хочу найти книжку для изучения татарского языка Татар телен ойрэну очен бер китап табасы иде
Какие учебники нужны для изучения татарского языка? Татар телен ойрэну очен нинди дэреслеклэр кирэк?
У вас есть легкие книги для чтения на татарском языке? Сездэ жинелрэк укыла торган татарча китаплар бармы?
Есть, я вам завтра принесу Бар, иртэгэ алып килермен

Казан — безнең газиз башкалабыз

Лена Шагыйрьҗан  

 Сиңа атап шигырь чыгарабыз,

 Сиңа атап җырлар башкарабыз. 

Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь, 

Мәңге яшә, Казан — башкалабыз!  

Заманында иңләп-буйлап Җирне, 

Урман, суын, һаваларын гизеп, 

Кая гына барып чыкмый идек, 

Татарларның бөеклеген белеп…  

Без татарлар бергә тарих кичеп, 

Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән. 

Таркалмаслык ныклык кирәк икән, 

Таран белән китереп бәрсәләр дә…  

Без яуладык хокук — Туган җирдә 

Яшәтергә Туган телебезне! 

Борынгылык мөһерен сукканчы ук 

Дөнья таныган иде инде безне…  

Казан — татарларның хәләл бишеге, 

Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул. 

Казан — безнең җырлы-сандугачлы 

Моң бакчабыз, шигъри 

Мәккә дә ул!..  

 Без Казан дип шигырь чыгарабыз, 

Без Казан дип җырлар башкарабыз. 

Лондон, Париж — бөек пайтәхетләр, 

Әмма 

Казан безнең — милли башкалабыз, 

Мәдәни һәм төрки башкалабыз!   

Җәйге таң

Таң.
Томан.
Мунча керә авыл,
Болын. Урман.

Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
хәтта күрше өйне,
Тик тавышлар гына
Йөзеп килә,
Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Өян, и җан!
ырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар:
чың-чың.
Башка бер аваз юк,
Тып-тын.
Тынлык…
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.

Булат Сөләйманов

*****

Җәйге кичләр

Җәйге матур айлы кичләр,
Талгын гына искән җилләр.
Яшьлегемне хәтерләтә,
Күңел кылларын тибрәлтә.
Юлын тапсам яшьлегемә,
Кайтыр идем мин кичләтә…

Керфек какмый узган төннәр,
Мәхәббәттән янган көннәр.
Күпме әйтелмәгән сүзләр,
Бүләк ителмәгән гөлләр…
Болар барда үткәннәрдә,
Гафу ит син,үпкәләмә.

Гомер бит ул, матур елга,
Кем парлашып йөзә анда.
Кемдер аның яр буенда,
Ялгыз гына басып кала…
Кайсы берәү ишен табып,
Ике ярга күпер сала.

Гульсум Набиуллина

*****

Гостиница

Хочу помыться. Юанысым килэ.
В какой гостинице вы остановились? Сез кайсы кунакханэдэ тукталдыгыз.
Как проехать в гостиницу? Кунакханэгэ ничек барырга?
Можете ли вы нам порекомендовать гостиницу? Сез безгэ кунакханэ тэкъдим итэ аласызмы?
Где ближайший фотосалон? Ин якын фотосалон кайда?
Когда будут готовы фотографии? Фоторэсемнэр кайчан эзер була?
Фотографии пришлите по адресу… Фоторэсемнэрне …адреска жибэрегез.
Я оставил (забыл) свой чемодан. Мин чемоданымны калдырганмын (онытканмын).
Я хотел отдать костюм в чистку. Кэстуменне чистартырга бирергэ телим.
На каком этаже ваш номер? Номерыгыз ничэнче ката?
Гостиница далеко от вокзала? Кунакханэ вокзалдан еракмы?
Мы ожидаем гостей. Без кунаклар котэбез.
Позвоните мне в восемь часов вечера. Мина кичке сигездэ шалтарыгызчы.
Вы можете разбудить меня в восемь утра. Сез мине иртэнге сигездэ уятмассыз микэн?
Закройте, пожалуйста, дверь. Зинһар, ишекне ябыгыз.
Лестница. Баскыч.
Я спущусь по лестнице. Мин баскычтан тошэрмен.
Где лифт? Лифт кайда?
Мне нужен номер на двоих. Минэ ике кешелек номер кирэк.
Этот номер мне подходит. Бу номер мина ярый.
Закройте, пожалуйста, окно. Зинһар, тэрэзэне ябыгыз.
Мы уезжаем сегодня. Без буген китэбез.
Снесите, пожалуйста, наши вещи вниз. Безнен эйберлэрне аска тошерегезче.

Мәктәбем

​Агарды мәктәбенең 100 еллыгына багышлана​

Бер карасаң йөз ел гомер
Тарих өчен күп түгел,
Кешелек дөньясы өчен
Бер гасыр – ул әз түгел.

Мәктәбебезгә йөз булган,
Класслар яңадан тулган,
Инде чәчләре агарган
Шәкертләре җыелган.

Котларга килгәннәр алар –
Кызлары һәм уллары,
Уку, язуга өйрәнеп,
Аң-белем алганнары.

Үз тарихын безнең мәктәп
Намус белән саклаган,
Авыр еллар, кыен чорлар
Аны бөгә алмаган.

Хәтерли микән ул бүген
Китап, дәфтәр юк чакны,
Салкын класста кулга өреп,
Хәрефләп сүз язганны?

Барлап чыгадыр ул бүген
Укыткан һәр баласын,
Белем биргәч, белде микән
Кемнең кая барасын?

Язмыштан узмыш юк, диләр,
Күпләр юк арабызда,
Искә ала микән мәктәп
Гүрдә булганнарын да?

Ничә буын вәкилләре
Монда аң-белем алган,
Укытучыларыбыздан
Бик күпләр өлге алган.

Бүген дә ул авыл күрке,
Халыкның фән үзәге,
Тагын йөз ел яшәсә дә,
Япь-яшь калыр мәктәбем!​

Нур Ахунов

Время

Час Сэгать
Минута Минут
Секунда Секунд
Который час? Сэгать ничэ?
Девять часов утра. Иртэнге сэгать тугыз
Три часа дня. Кондезге сэгать оч.
Шесть часов вечера. Кичке сэгать алты.
Четверть четвертого. Дуртенче унбиш минут.
Половина пятого. Бишенче ярты.
Без пятнадцати двенадцать. Унике туларга унбиш минут.
Без двадцати восемь. Сигез туларга егерме минут.
Пять минут девятого. Тугызынчы биш минут.
День. Кон, кондез.
Ночь. Тон.
В котором часу? Сэгать ничэдэ?
Когда вы придете? Сез кайчан килэсез?
Через час (полчаса). Бер (ярты) сэгатьтэн сон.
Поздно. Сон.
Рано. Иртэ.
Вечер. Кич.
Мы вернемся вечером. Без кич белэн кайтабыз.
Приходите к нам вечером. Безгэ кич белэн килегез.
Год. Ел.
В каком году? Ничэнче елда?
В 2012-м году? 2012 нче елда?
В прошлом (нынешнем, будущем) году. уткэн (хэзерге, килэчэк) елда.
Через год. Елдан сон.
Время года. Ел фасылы.
Весна. Яз.
Лето. жэй.
Осень. Коз.
Зима. Кыш.
Сегодня какой день? Буген нинди (кайсы) кон?
Понедельник, вторник, среда, четверг, пятница, суббота, воскресенье Душэмбе, сишэмбе, чэршэмбе, пэнжешэмбе, жомга, шимбэ, якшэмбе
Я буду свободен весь день. Мин коне буе буш булам.
Вчера. Кичэ.
Сегодня. Буген.
Завтра. Иртэгэ.
Месяцы. Айлар.
Январь (февраль, март…). Гыйнвар (февраль, март…).
Неделя Атна.
На прошлой неделе. уткэн атнада.
Мы вернемся поздно ночью. Без тонлэ белэн сон кайтабыз.
Наш поезд приходит ночью. Безнен поезд тонлэ белэн килэ.
Утро. Иртэ.
Утром. Иртэ белэн.
Мы придем к вам завтра утром. Без сезгэ иртэгэ иртэ белэн килэбез.
Число. Сан.
Какое сегодня число? Буген ничэсе?
Сегодня восемнадцатое июля. Буген унсигезенче июль.
Какого числа? Кайсы конне?
Рейтинг
( Пока оценок нет )
Editor
Editor/ автор статьи

Давно интересуюсь темой. Мне нравится писать о том, в чём разбираюсь.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Поддержка для детей
Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: